Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
21 яшькә кадәр алкоголь сатуны тыю законын күпчелек ведомстволар хуплаган
Инициатива буенча җәмәгатьчелек белән җентекле фикер алышулар булды, диде Олег Салагай.
(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Күпчелек федераль ведомстволар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 21 яшькә кадәр алкоголь сатуны тыю турындагы закон проектын хуплаган. Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай әлеге законның 2019 елда ук каралырга мөмкин булуын белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
“Закон проекты белән барлык федераль органнар да диярлек килеште. Алар арасында Икътисади үсеш министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы да бар. Шуңа күрә федераль органнарның карашы күпчелек очракта уңай”, - диде ул.
Башкалары кебек үк, бу инициатива буенча да җәмәгатьчелек белән җентекле фикер алышу узды, диде Олег Салагай. Иҗтимагый палатада һәм төбәкләрдә тыңлаулар уздырылган, ә кайбер субъектлар Сәламәтлек саклау министрлыгына хуплау хатлары да юллаган.
- Алдарак “Татар-информ” Россиядә мобиль кушымта буенча алкоголь сатып алырга рөхсәт итәчәкләр дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз