news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

21 сентябрьдән Татарстанда стадион трибуналарын 70 процентка тутырырга рөхсәт ителә

Бүгенге көндә спорт объектлары мәйданнарының яртысында гына җанатарлар булу рөхсәт ителә.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдән Татарстанда стадион трибуналарының 70 процент өлешенә тамашачылар утыртырга рөхсәт итәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының рәсми порталында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә спорт объектлары мәйданнарының яртысын гына җанатарлар белән тутыру рөхсәт ителә.

Элегрәк «Татар-информ» мәсьәләнең хәл итү стадиясендә булуын хәбәр иткән иде, карар проекты инде әзер диярлек. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100