news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

21 май көнне Киров районында су бирү өлешчә туктатыла

Нәтиҗәдә, 28 күп фатирлы торак йорт, 2 балалар бакчасы сусыз кала

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Казан мэриясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Светлая урамында иске вентильләрне алыштыру белән бәйле эшләр башкарылу сәбәпле, 21 май көнне 9.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр Киров районындагы кайбер урамнарга су бирелми:
Болотников ур. (7 нче йорттан 29 нчы йортка кадәр)
Лазарев ур.
Репин ур.
Солнечный тыкрыгы
Токарев ур.
Ново-Светлая ур.
Лебяжья ур.
Серпуховская ур.
Нәтиҗәдә, бу көнне 28 күп фатирлы торак йорт, 2 балалар бакчасы сусыз калачак. Халыкны су белән тәэмин  итү максатыннан, Светлая ур., 20 нче һәм 21 нче йортлар, Лазаерв ур., 5 нче йорт турысына суны автоцистерналарда китертү күздә тотыла:
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе вакытлыча китерелгән уңайсызлыклар өчен шәһәр халкыннан гафу үтенә һәм алдан ук су җыеп куярга тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot