news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

21 мартта Татарстан Дәүләт Советында Татфондбанк белән булган вазгыятьне караячаклар

Проблемалы банкларның хәле турында башкарма хакимият органнары хисабында җиткереләчәк.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советының 26нчы утырышы 21 мартта үтәчәк. Әлеге карар бүген республика парламенты президиумы утырышында кабул ителде.

Татарстан Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина хәбәр итүенчә, көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан башкарма хакимият органнарының 2016 ел эшчәнлеге хисабы.

«Хисапта, һичшиксез, Татфондбанк темасы да булачак. Татарстан Дәүләт Советыннан әлеге проблемалы банкларның авыр хәле турында Хөкүмәткә сораулар да җибәрелгән иде. Сораулар биреп, аңлатмалар алу мөмкинлеге булачак», – дип белдерде республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин.

«Шул исәптән, Петров паркында үткәрелгән пикеттан кертемчеләрдән депутатларга язма рәвештә мөрәҗәгать керде. Мәгълүматлар тәкъдим ителгәч, аларга төгәл җавап бирербез дип уйлыйм , – дип өстәде ул. – Бу мәсьәләне әйләнеп узып булмый. Президентның, Премьер-министрның, Икътисад министрлыгының, юридик ярдәм күрсәтү комиссиясенең көндәлек бурычы бу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100