news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

21 һәм 30 августта Казанның күп функцияле үзәкләре эшләмәячәк

21 һәм 30 август Корбан бәйрәмен һәм Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтү уңаеннан ял көннәре булып тора.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күп функцияле үзәкләр (МФЦ) 21 һәм 30 августта кешеләрне кабул итмиләр. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

20 һәм 29 августта, эш көне бер сәгатькә кыскара. 21 һәм 30 август Корбан бәйрәмен һәм Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтү уңаеннан ял көннәре булып тора.

  • Казанда барлыгы 11 күп функцияле үзәк эшли, аларның икесе – бизнес вәкилләре өчен.

news_right_1
news_right_2
news_bot