news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

21 июньдә Ульяновск өлкәсендә Бөтенроссия «Татар азаны» конкурсының финалы үтәчәк

21 июньдә Ульяновск өлкәсендә Бөтенроссия «Татар азаны» конкурсының финалы үтәчәк

21 июньдә Ульяновск өлкәсендә Бөтенроссия «Татар азаны» конкурсының финалы үтәчәк. Илебез күләмендәге әлеге чара Иске Майна районында урнашкан «Болгар заставасы» тарихи-мәдәни комплексында узар дип көтелә. Сайлап алу турына видеоязмалар 7 июньгә кадәр кабул ителде, дип хәбәр итә «Өмет» газетасы.

Конкурс татар милли көенә хас азан әйтү традицияләрен саклап калу, мөәзиннәрнең осталыгын арттыру һәм яшь буынны милли-дини рухта тәрбияләү максатында оештырыла.

Конкурста 15 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар катнаша ала. 15-17 яшьлекләр өчен аерым номинация каралган. Азан татарның милли аһәңе буенча башкарылырга тиеш.

Проект Ульяновск өлкәсе губернаторы, Бөтендөнья татар конгрессы, «Рухи моң» иҗат берләшмәсе һәм «Сембер» бизнес-клубы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot