news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

21 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады, Рәис Миңнеханов мөслимәләрне бала табарга пропагандаларга өндәде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады / 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО 21 февральне Халыкара туган тел көне дип игълан итү турында карар чыгарды.

Казанбаш мәктәбе укучылары агулану буенча тикшерү төгәлләнгән / Арча районында гаеплеләр җәзага тартылган.

Алинә Заһитова Олимпиадада дөнья рекорды куйды / Берничә минут алдарак Евгения Медведева куйган дөнья рекордын Алинә Заһитова яңартты.

Васил Шәйхразиев Хабаровск өлкәсенең хөкүмәт вәкилләре белән очрашты / В. Шәйхразиев Хабаровск татарларын борчыган төп мәсьәлә — Сабантуй уздыру урыны турында сүз кузгатты.

Республикада сыерларның 50 проценты суга туймый – авыл хуҗалыгы / Министр урынбасары сүзләренчә, 40-50 литр сөт бирә торган сыер көненә 180 литрга кадәр су эчә ала.

Чаллы - авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен иң эре мәйданнарның берсе - Рөстәм Миңнеханов / "Чаллы шәһәренең бөтен казанышлары һәм проблемалары турында республика җитәкчелеге белә һәм тиешле хәл итү юлларын табарга тырыша", - диде Президент.

Алексей Песошин Казанда Көньяк Хорасан провинциясе вәкилләре белән очрашты / Татарстан, Россия төбәге буларак, Иран белән күптән хезмәттәшлек итә.

Казанда Мөселман психологлары ассоциациясенең региональ вәкиллеге ачыла / Беренче Мөселман психологлары ассоциациясе региональ вәкиллегенең Казанда ачылуы очраклы түгел, ди региональ вәкиллек җитәкчесе.

Рәис Миңнеханов мөслимәләрне бала табарга пропагандаларга өндәде / Татарстанның Саба районы башлыгы туучылар санының аз булуы райондагы төп проблемаларның берсе диде.

Татарстанда 10 район сөт җитештерү буенча “кара исемлек”тә / Узган ел сөтчелек тармагында нибары дүрт район артта калган.

Мәскәү салкыннары Татарстанга килә / 23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.

М.Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре сыйфатыннан канәгать / Татарстан Дәүләт киңәшчесе һәм Татарстан митрополиясе башлыгы Казанда Мәрьям ана иконасы соборын яңадан торгызу эшләре барышы белән танышты.

"Мирас" фестивале Яруллиннар династиясен искә ала / Фестивальнең икенче концертында Заһидулла, Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар әсәрләре яңгырый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100