news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2050 елда Евросоюзда мөселманнар өч тапкыр күбәергә мөмкин – сораштыру нәтиҗәләре

Шул ук вакытта Европада мөселманнар бертигез таралыш алмаган.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 2050 елда Евроспа берлеге илләрендә мөселманнар өч тапкыр күбәергә мөмкин. Бу Pew Research аналитика үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренә, дип яза “Интерфакс”.

Евросоюз илләре әле дә миграция проблемасын бердәм хәл итү юлын таба алмый. Әгәр Европага килүче качаклар һәм мигрантлар саны арта икән, 2050 елга Европа җәмгыятендә мөселманнар саны 14 процентка кадәр артачак.

Шул ук вакытта Европада мөселманнар бертигез таралыш алмаган. Мисал өчен, алар Кипрда 25%, Болгариядә 11%, Франциядә 8,8%, Швециядә 8,1%, Австриядә 6,9%, Британиядә 6,3%, Германиядә һәм Швейцариядә 6,1 әр процент тәшкил итә. Әмма Көнчыгыш Европа дәүләтләренең күпчелегендә ислам динен тотучы гражданнар 0,5 проценттан артмый.

Мөселманнарга карата тискәре караш Европада киң таралган, дип билгеләп үтә доклад авторлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100