Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2036 елга Мәскәү-Казан-Екатеринбург югары тизлекле магистрале төзеләчәк
Мәскәү-Казан-Екатеринбург югары тизлекле тимер юл магистрале (ВСМ) шундый ук Мәскәү-Санкт-Петербург магистраленнән соң төзеләчәк. Бу хакта Россия тимер юллары материалларына сылтама белән РИА Новости яза.
Мәскәү-Казан-Екатеринбург трассасы компания материалларында ВСМ-2 «Восток» дип атала.
Бу магистральнең озынлыгы якынча 1532 км. Әлеге юлда Мәскәү һәм Екатеринбург арасы «хәзерге 25-28 сәгать урынына» 6,5-8 сәгать булачак, диелә Россия тимер юлларының «Россия транспорты» форумы өчен әзерләгән презентациясендә.
Икенче слайдта күрсәтелгәнчә, Мәскәү һәм Екатеринбург арасы 6 сәгать 36 минутны тәшкил итәчәк.
Тверь һәм Бөек Новгород аша уза торган Мәскәү-Санкт-Петербург югары тизлекле магистрален эшләтеп җибәрү 2028 елга планлаштырылган. 2024 елның мартында Россия Президенты Владимир Путин аның төзелешен ачкан иде.
Шул ук вакытта Мәскәү-Казан-Екатеринбург магистрале 2036 елга кадәр төзелеп бетәчәк, эшләр ике этапта башкарылачак, дип хәбәр ителде.
Соңрак Путин профильле ведомстволарга 2026 елның март ахырына кадәр төзелеш сроклары һәм яңа югары тизлекле магистральләрнең параметрлары турында тәфсилле доклад әзерләргә кушты.
Югары тизлекле тимер юл магистрале төзелеше «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты максатларына туры килә. Әлеге юнәлеш буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз