news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2030 елга Россия роботлаштыру тыгызлыгы буенча әйдәп баручы 25 ил арасына керергә тиеш

2030 елга Россия роботлаштыру тыгызлыгы күрсәткече буенча әйдәп баручы 25 ил арасына керергә тиеш. РФ Президенты Владимир Путинның 2036 елга кадәр илне үстерүнең илкүләм максатлары турындагы указында шулай диелә. Указ Кремль сайтында урнаштырылган.

«2030 елга роботлаштыру тыгызлыгы күрсәткече буенча дөньяның әйдәп баручы 25 иле арасына керү», - диелә «Тотрыклы һәм динамик икътисад» илкүләм максатын гамәлгә ашыру өчен үтәлергә тиешле максатчан күрсәткечләр исемлегендә.

Элегрәк Байкал күленең экосистемасын саклау илкүләм максатлар турындагы указга керүе турында хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100