news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2030 елга Казанлыларның яртысы диярлек җәмәгать транспортына күчәргә мөмкин

2030 елга Казанлыларның яртысы диярлек җәмәгать транспортына күчәргә мөмкин
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең 30 процентка якын өлеше системалы рәвештә җәмәгать транспортыннан файдалана. 2030 елга аларның санын 45 процентка кадәр арттыру планлаштырыла. Бу хакта Казан шәһәр Думасының XXXIX сессиясендә KOMANDA стратегик менеджмент агентлыгы директоры Валерия Маршалова хәбәр итте.

«Без җәмәгать транспорты белән эшләүне дәвам итәбез. Кешеләр аны Казан буйлап хәрәкәт итү өчен сайласын өчен җәмәгать транспортын уңайлы итәчәкбез. Без автомобильчеләр җәмәгать транспортына күчеп утыруы турында хыялланабыз. Безгә калса, бу мөмкин», - дип белдерде ул.

Бүгенге көндә шәһәрдә 608 автобус эшли, шуларның 330ы – газ-мотор ягулыгында. Шулай ук 90 трамвай һәм 145 троллейбус йөри.

«Хәзерге вакытта һавага пычраткыч матдәләр чыгуның гомуми күләмендә автомобиль транспортының өлеше 70 процент тәшкил итә. Бу Казандагы 485 мең автомобиль», - дип билгеләде Маршалова.

Аның сүзләренчә, 2030 елга экологик булмаган җәмәгать транспорты – дизель ягулыгында хәрәкәт итүче автобуслар өлешен ике тапкырга киметү планлаштырыла. «Шулай ук электробуслар кертелергә мөмкин. Бу тема 2030 елга кадәр Татарстанны тотрыклы үстерү стратегиясендә ачыла», - дип ачыклык кертте агентлык директоры.

Ул ассызыклаганча, Казанда бүгенге көндә 67 процент экологик транспорт төрләре кулланыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot