Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2030 елга кадәр 25 ел кулланышта булган 1474 лифтны алмаштыру ниятләнә
Татарстанда 2030 елга кадәр 25 ел кулланышта булган яки күбрәк хезмәт иткән 1474 лифтны алмаштырырга җыеналар. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, хезмәт итү вакыты чыккан барлык лифтлар да вакытында алмаштырылырга тиеш. Әгәр бу эш башкарылмаса, иске лифтлар эшләвеннән туктатылачак.
Республикада 2026-2029 елларда яңартылырга тиешле барлыгы 1474 лифтның 980е – төбәк операторы карамагында, ә 494е – махсус счетларда.
Нәкъ менә махсус счетлардагы йортларда лифт алмаштыру эше акрын бара, дип билгеләп узды Дамир Шәйдуллин. Мәсәлән, 2025 елда махсус счетларда 36 лифтны алмаштыру планлаштырылган булса да, әлегә аларның өчесе генә яңартылган. Шуңа күрә, эш шулай дәвам итсә, лифтларны вакытында алыштырып бетерә алмау куркынычы бар.
Әгәр милекчеләр капиталь ремонт программасы буенча эшләрне вакытында үткәрмәсә, ә ул эшләргә ихтыяҗ зур булса, муниципалитет махсус счеттагы акчаны төбәк операторы счетына күчерү турында карар кабул итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз