news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2030 елга кадәр мәдәният оешмаларына йөрүчеләр санын өч тапкырга арттырырга телиләр

2020 елда Татарстанның мәдәният учреждениеләре 23 миллионга якын кешегә хезмәт күрсәткән.

2030 елга кадәр мәдәният оешмаларына йөрүчеләр санын өч тапкырга арттырырга телиләр
https://tatarstan.ru/

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда 2030 елга мәдәният оешмаларына йөрүче халык санын өч тапкырга арттырырга телиләр.

«Россиядә 2030 елга мәдәният учреждениеләренә йөреш, онлайн һәм түләүсез килүләрне исәпкә алып, өч тапкырга артырга тиеш. Бу бик амбициоз бурыч. 2019 елда Татарстанда мәдәният учреждениеләренә 57 млн кеше килгән. Димәк, 9 елдан алар 160 миллионнан артык кеше кабул итәргә тиеш була», — диде Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова.

Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтелгәнчә, 2020 елда пандемия сәбәпле Татарстанның мәдәният учреждениеләре 23 миллионга якын кешегә хезмәт күрсәткән.

«Узган ел бездә йөреш күрсәткече 78 процент чамасы тәшкил итте. 22 млн 92 мең кеше безнең учреждениеләрдә булды. Бу ил буенча уртача күрсәткечтән 45 процентка югары», — диде Ирада Әюпова. 

news_right_1
news_right_2
news_bot