news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2030 елга икенче балага ана капиталы 1,1 млн сумнан артып китәргә мөмкин

2030 елга икенче балага ана капиталы 1,1 млн сумнан артып китәргә мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

2030 елга ана капиталы беренче балага 875,7 мең сумга кадәр үсәргә мөмкин. ТАСС ның мондый фаразын Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин әйтте.

Аның бәяләве буенча, 2027 елда түләү күләме 778,5 мең сум тәшкил итәчәк, 2028 елда – 809,6 мең, 2029 елда – 842 мең сум. 2030 елга сумма 875 693,79 сумга кадәр артырга мөмкин.

Әгәр гаиләдә икенче бала туса яки уллыкка алынса, ана капиталы 2030 елга 1,16 млн сумга җитәргә мөмкин, дип өстәде Балынин.

Эксперт искәрткәнчә, гамәлдәге законнар буенча Ана капиталы программасы 2030 ел ахырына кадәр исәпләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot