news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2030 елга БДИ нәтиҗәләрен тикшерүне ясалма интеллектка йөкләргә мөмкиннәр

Ясалма интеллект имтихан эшләрен тикшергән вакытта субъективлыктан качарга ярдәм итәчәк.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 2030 елга БДИ нәтиҗәләрен тикшерү белән ясалма интеллект шөгыльләнергә мөмкин, дип белдерде Педагогик үлчәнешләр федераль институты директоры Оксана Решетникова. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Бу вакытта ясалма интеллект чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан нәтиҗәләренә бәя бирерлек дәрәҗәдә үсеш кичергән булыр дип көтелә.

«Без имтиханның үзгәрергә тиешлеген аңлыйбыз, иң мөһиме, ул система үсешенең гомуми контекстында үзгәрергә тиеш», - диде Решетникова.

Хәзерге вакытта БДИ нәтиҗәләрен тикшерү белән 40 мең белгеч шөгыльләнә. Ясалма интеллект аларның эшен җиңеләйтәчәк, шулай ук имтихан эшләрен тикшергән вакытта субъективлыктан качарга ярдәм итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot