news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2030 елда Кама Тамагы районы туристлар агымын 400 мең кешегә арттырырга планлаштыра

Туризмны үстерү буенча проектка инвестицияләр 2,2 млрд сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). 2030 елда Кама Тамагы районы туристлар агымын 400 мең кешегә арттырырга планлаштыра. Бу хакта «Кама Тамагы туристлык үзәнлеге» инвестцион проектын тәкъдим итүдә «СПНВК» проект төркеменең әйдәп баручы белгече Андрей Козлов белдерде.

Туристлык проекты озак вакытка, 2030 елга кадәр исәпләнгән, дип белдерде Андрей Козлов. “Структура ахырына кадәр билгеләнмәгән, чөнки нинди проектлар алга чыгачагы, соңрак ниндиләре тормышка ашырылачагы аңлашылмый”, дип билгеләп үтте ул.

“Безнең исәпләүләр буенча проектның беренче этабында туристлар агымы күрсәткече 2021 елда 200 мең кеше булачак, 2030 елга 400 меңгә кадәр җитәчәк. Проектны гамәлгә кую өчен, инвестицияләр күләме беренче этапта 660 млн булса, 2030 елга 2,2 млрд сум булачак”, - диде белгеч.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты 2017 елның җәендә «Карамалка» туристлык зонасы концепциясен эшләүгә тендер игълан итте. Туристлык зонасы Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистә тирәсендә Карамалка белән Идел елгалары арасындагы үзәнлектә 134,17 га мәйданны билиячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100