Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2029 елга Татарстанда сәнәгать һәм медицина өлкәсендә белгечләргә ихтыяҗ артачак
2029 елга Казанда мәшгульләр саны 49 мең кешегә диярлек артырга мөмкин. Татарстан башкаласының Мәшгульлек үзәге директоры Тимур Муллин эшлекле дүшәмбедә 2024 елда расланган кадрларга ихтыяҗны бәяләү буенча бердәм федераль методикага сылтама ясап шундый фараз китерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.
Ул әлеге фаразның, демография һәм хезмәт җитештерүчәнлеген дә кертеп, статистика, эш бирүчеләрне сораштыру һәм макроикътисади күрсәткечләрне анализлау нигезендә төзелүен аңлатты. Икътисадны үстерү өчен кирәкле хезмәткәрләргә гомуми ихтыяҗ гына түгел, ә пенсиягә китүчеләрне алыштыру өчен кирәк булачак кадрлар саны да исәпкә алына.
Тимур Муллин сүзләренчә, административ һәм өстәмә хезмәт күрсәтү, эшкәртү сәнәгате һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә мәшгульләр санының сизелерлек артуы көтелә. Ә менә сәүдә һәм күчемсез милек белән бәйле операцияләрдә хезмәткәрләр санының кимүе фаразлана.
2029 елга Казанда мәшгульләр саны фаразлар буенча 2,9 миллион кеше тәшкил итәчәк. Хәзер бу күрсәткеч 2,4 миллионга тигез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз