Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2028 елдан тугызынчы сыйныф укучылары тарих буенча телдән имтихан тапшыра башлаячак
9 нчы сыйныф укучылары тарих буенча телдән мәҗбүри имтиханны 2028 елдан тапшыра башлаячак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин белән очрашуда хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Музаев билгеләп үткәнчә, 2028 елда өченче мәҗбүри имтихан барлыкка киләчәк – телдән тарих буенча, чөнки бу мөһим предмет. Аттестация кертү турында укытучылар, укучылар һәм экспертлар белән фикер алышачаклар, дип өстәде ул. Апробация һәм иҗтимагый фикер алышу үткәреләчәк, шуннан соң 2028 елда тарих буенча телдән имтихан үткәрә башлаячаклар, дип йомгаклады Рособрнадзор башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз