Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2027 елга казанлыларның уртача хезмәт хакы 90 мең сум тәшкил итәчәк
2024 ел нәтиҗәләре буенча Казанда уртача хезмәт хакы барлык оешмаларда да 73 мең сумнан артып китәчәк. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров Казан шәһәр Думасы сессиясендә шулай дип белдерде. Узган ел белән чагыштырганда, үсеш 15 процент тәшкил итәчәк.
2027 елга реаль хезмәт хакы 2023 ел белән чагыштырганда 42 процентка артып, 90 мең сумга җитәчәк, дип өстәде спикер.
Белгечләр бәяләвенчә, 2024 елда хезмәткә түләү фонды, узган елгы дәрәҗәгә карата 15,8 процентка артып, 446,8 миллиард сумга тигез булачак. 2027 елда ул барлык предприятиеләрдә дә 560 миллиард сумга җитәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз