news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елдан педагогик югары уку йортлары абитуриентлары өчен профильле БДИ кертеләчәк

2027 елдан педагогик югары уку йортлары абитуриентлары өчен профильле БДИ кертеләчәк
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Педагогик югары уку йортлары абитуриентлары 2027 елдан башлап сайланган әзерлек юнәлешенә туры килә торган фән буенча профильле бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырачак. Бу хакта «РИА Новости»га РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, элек булачак укытучылар укырга кергәндә профильле предмет буенча имтихан тапшыра иде: мәсәлән, математика укытучысын әзерләү юнәлешенә – математика, ә тарихка – тарих. Соңрак бу системадан баш тарттылар, әмма 2027 елдан аны кире кайтарырга планлаштыралар.

Хәзер педагогик югары уку йортлары абитуриентлары профиль имтиханы урынына мәҗбүри керү сынавы буларак җәмгыять белемен тапшыралар.

Шул ук вакытта Мәгариф министрлыгы 2027 елда БДИны җитди үзгәртергә планлаштырмый. Кравцов элегрәк ведомство биремнәрне катлауландырырга һәм имтиханда масштаблы үзгәрешләр әзерләргә җыенмый, дип әйткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot