news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елдан Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасын уздыру тәртибе үзгәрәчәк

РФ Мәгариф министрлыгы алга таба Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасын (БМУО / ВсОШ) уздыру тәртибен Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) белән килештереп раслаячак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзгәрешләр олимпиада уздырыла торган гомуми белем бирү фәннәре исемлеген, аны уздыру срокларын, олимпиада биремнәре комплектларын эшләү, куллану һәм саклау тәртибен, нәтиҗәләрне раслау кагыйдәләрен, шулай ук җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучылар дипломнарының үрнәкләрен раслауга кагылачак.

Рособрнадзор белән килештерү таләбен 2027 елның сентябреннән кертү планлаштырыла. Канун проекты БМУО уздыру механизмын камилләштерүгә юнәлтелгән.

Тәкъдим ителүче үзгәрешләрнең максаты — урта гомуми белем бирү программалары буенча бердәм дәүләт имтиханы формасындагы дәүләт йомгаклау аттестациясен уздырганда кулланыла торган инфраструктураны җәлеп итеп, олимпиада сыйфатын арттыру.

news_right_1
news_right_2
news_bot