news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елдан балаларның тәртибен бәяләү системасын барлык мәктәпләрдә кертергә мөмкиннәр

2027 елның 1 сентябреннән илдәге барлык мәктәпләрдә балаларның тәртибен бәяләү системасын кертергә мөмкиннәр.

РФ мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова белдергәнчә, әгәр мәктәпләрдә тәртипне бәяләүне сынау уңышлы узса, 2027 елның 1 сентябреннән ул бөтен ил буенча кертелергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Әгәр тиешле апробация уңышлы узса, 2027 елның 1 сентябреннән без аны бөтен ил буйлап кертергә әзер булачакбыз», – диде Колударова.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта тәртипне бәяләү системасы Россиянең җиде субъектында сынала һәм 2 меңгә якын укучыны колачлый. Системаны кертү дисциплинаны, социаль активлыкны һәм башка укучылар һәм педагоглар белән үзара хезмәттәшлек нормаларын үтәүне исәпкә алуны күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot