Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2027 елдан автомобильләрне техник карау кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин
Россия Транспорт министрлыгы транспорт чараларына техник тикшерү үткәрү кагыйдәләрен үзгәртергә тәкъдим итте. Яңа таләпләр 2027 елның 1 мартыннан үз көченә керергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Үзгәрешләрнең берсе такси сыйфатында кулланыла торган автомобильләргә кагыла. Техосмотр алдыннан оператор махсус реестр буенча машинада мондый эшчәнлеккә рөхсәт бармы-юкмы икәнен тикшерә алачак.
Әгәр автомобиль такси реестрында теркәлгән икән, диагностика картасының гамәлдә булу вакыты аның яшенә бәйле булачак. Биш яшьтән өлкәнрәк машиналар өчен документ – алты ай, яңа автомобильләр өчен 12 ай гамәлдә булачак.
Техник карау башланыр алдыннан транспорт чарасын идентификацияләү процедурасы да үзгәрәчәк. Хәзер оператор автомобильнең VIN номерын тикшерә, ә яңа кагыйдәләр буенча шулай ук дәүләт теркәү номерын, маркасын һәм машина моделен чагыштырырга кирәк булачак.
Әгәр бу мәгълүматлар автомобиль документларындагы мәгълүматлар белән туры килмәсә, оператор техник карау үткәрүдән баш тартачак.
Шул ук вакытта процедураның төп параметрларын үзгәртергә планлаштырмыйлар. Аерым алганда, транспорт чараларының төрле категорияләре өчен техник карауның дәвамлылыгы элеккечә калачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз