news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елдан абитуриентлар өстәмә БДИ өчен 25кә кадәр өстәмә балл ала алачак

Россия югары уку йортлары абитуриентлары 2027 елдан, Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы проекты нигезендә, математика, физика, химия, информатика һәм биология буенча югары нәтиҗәләр өчен 15тән 25кә кадәр өстәмә балл ала алачак. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.

Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, хәзерге көндә кирәкле фәннәрдән тыш, мәсәлән, физика яки химия тапшырган чыгарылыш сыйныф укучысы моның өчен өстәмә балл ала алмый. Яңа норма бу хәлне үзгәртә: абитуриент теләге буенча, ул тапшырган, ләкин конкурс баллары суммасын исәпләгәндә кулланылмаган БДИ нәтиҗәләре өчен өстәмә баллар исәпләнәчәк.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, әлеге чара математика, табигый фәннәр һәм инженерлык белеме өлкәсендәге юнәлешләргә кагыла һәм мәҗбүри фәннәрдән тыш алынган нәтиҗәләрне исәпкә ала. Дүртенче керү имтиханы кертелми: абитуриент өстәмә предметны тапшырыргамы-юкмы икәнен үзе хәл итә. Шул ук вакытта өстәмә балллар тик киләчәк һөнәре белән турыдан-туры бәйле предметлар (математика, физика, химия, информатика һәм биология) өчен генә бирелә.

Өстәмә баллар саны нәтиҗәгә бәйле: БДИда 60–74 балл җыйган абитуриентка – 15 балл, 75–89 балл җыйганнарга – 20 балл, 90–100 балл җыйганнарга 25 балл өстәләчәк.

Министрлыкта ассызыклаганча, әлеге инициатива кабул ителгән очракта, ул 2027/28 уку елына яңартылган кабул итү кагыйдәләренең бер өлеше булачак. Бу кагыйдәләр, аерым алганда, булачак инженерларның фундаменталь әзерлеген көчәйтүгә юнәлтелгән.

Хәзерге кабул итү тәртибе нигезендә, югары уку йортлары абитуриентның индивидуаль казанышлары өчен ун баллдан артык өсти алмый, максатчан укуга кергәндә биш баллга кадәр өстәлергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot