news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елда Яңа ел каникуллары 11 көн дәвам итәчәк

2027 елда Яңа ел каникуллары 11 көн дәвам итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Алдагы Яңа ел каникуллары Россиядә 11 көн дәвам итәчәк. Бу хакта РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Машаров сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Россиялеләрнең Яңа ел каникуллары 2026 елның 31 декабреннән (пәнҗешәмбе) 2027 елның 10 гыйнварына (якшәмбе) кадәр булачак, ягъни 11 көн», – дигән Машаров.

Аның сүзләренә караганда, киләсе елда Россия халкы 247 көн эшләячәк, 118 көн ял итәчәк. Искәртәбез, Татарстан халкының ял көннәре саны республика бәйрәмнәре сәбәпле, тагын да күбрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot