Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2027 елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 32 мең сумнан артып китәргә мөмкин
Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) 2027 елда 32 мең сумнан артып китәргә мөмкин, дип белдерде РИА Новости белән әңгәмәдә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов.
«Әгәр минималь хезмәт хакы күләме узган елларда ничек үскәнен исәпләсәк, 2027 елда ул 31 000 сумнан 32 150 сумга кадәр тәшкил итәчәк», - дип фаразлый Сафонов.
Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 3,9 мең сумга яки 5,05 мең сумга артырга мөмкин, дип өстәде ул. Яңартылган МРОТ 2027 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак, ә аның соңгы күләмен хакимият агымдагы ел ахырында раслаячак, дип ачыклык кертте белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз