news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елда Татарстанның 4 көллияте «Профессионалитет» мәгариф кластерларын ачачак

Татарстанның дүрт көллияте киләсе елда «Машина төзелеше», «Электротехника сәнәгате» һәм «Төзелеш» тармаклары буенча «Профессионалитет» урта һөнәри белем бирү кластерларын булдырачак. Кластерларны төзүдә Яшел Үзән механика һәм суднолар төзү көллиятләре, Лениногорск политехника көллияте һәм Казан төзелеш көллияте җиңүчеләр булды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Профессионалитет» программасы - безнең республика өчен кадрлар әзерләүдә чын алгарыш ул. Студентлар заводларда һәм предприятиеләрдә кулланыла торган заманча җиһазлар кулланып белем ала. Шул сәбәпле алар практикада кулланылмый торган теориягә вакыт сарыф итмиләр, ә шунда ук эш бирүчеләр таләп иткән күнекмәләрне үзләштерәләр», – дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Татарстанда инде 22 кластер булдырылган. Проектны финанслауның гомуми күләме 2,9 млрд сумнан артып китә, шул исәптән 1,9 млрд сумы федераль бюджеттан, 547,8 млн сумы республика бюджетыннан, 491 млн сумы эш бирүчеләрнең акчалары.

Студентлар әзерләү машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, металлургия, химия сәнәгате, ягулык-энергетика комплексы, туризм, сәнгать, төзелеш һәм электротехника сәнәгатен дә кертеп, төп тугыз тармак буенча алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot