Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2027 елда Татарстанда шәҗәрә төзергә ярдәм итүче «Ядкяр» генеалогия порталы ачылачак

2027 елда Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты Татарстанда һәркемгә дә үз нәсел шәҗәрәсен, ата-бабалары турындагы мәгълүматны алу мөмкинлеге булган «Ядкяр» генеалогия порталын эшләтеп җибәрәчәк. Бу хакта «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында «Ядкяр» генеалогик үзәге» тарихи-шәҗәрә тикшеренүләренең коммерцияле автономияле булмаган оешмасы рәисе Айсылу Галиева хәбәр итте.
«Шәҗәрә – җентекле хезмәт, бу тулы бер фәнни-тикшеренү эше. Кызганычка, һәр кеше дә үз шәҗәрәсен төзи алмый. Бу архив документларының хәзерге телдә түгел, ә иске татар, гарәп, иске рус телләрендә язылуы белән аңлатыла. Шәҗәрә ясау өчен бик күп вакыт кирәк, мәсәлән, хәзерге вакытта ул 6 айдан артык вакыт таләп итә, ә «Ядкәр» порталы ачылганнан соң, алдан кертелгән язмалар нигезендә шәҗәрә 2-3 сәгать эчендә генә төзеләчәк», – дип билгеләде ул.
«Ядкяр» генеалогия порталы» проекты буенча мәгълүмат җыю 2019 елда башланган. Барлык архив документларын, ягъни 112 миллионга якын язманы, цифрлаштырганнан соң, республиканың һәр кешесе үзенең шәҗәрәсен электрон рәвештә бушлай ала алачак.
«Бу, архив документлары нигезендә төзелгән, дөрес мәгълүматлар булачак. Хәзерге вакытта портал тулыландырыла, мәгълүмат һәр авыл буенча җентекләп җыела, барлык архив язмалары һәм документлар тәрҗемә ителә. 2027 елда портал ачылыр дип көтелә», - дип хәбәр итте Айсылу Галиева.
Шулай ук Айсылу Галиева порталда шәҗәрәне традиция буенча ир-ат ягыннан гына түгел, ә хатын-кыз ягыннан да төзеп булачагын билгеләде.
«Традиция буенча, шәҗәрәне ир-ат ягыннан төзиләр, ә хатын-кыз ягы югала. Ә бөтен авылларның да шәҗәрәсе төзелгәннән соң, без хатын-кыз ягын да белү мөмкинлегенә ия булабыз. Проект кысаларында без бөтен туганнарыбызны таба алачакбыз. Шәҗәрәләрне без бөтен авыл өчен эшлибез, чөнки архив документлары авыл буенча алып барылган. Аларны авыл буенча тәрҗемә итү дә күпкә уңайлырак. Шуларны тәрҗемә итү нәтиҗәсендә без күп кенә социаль-демографик мәгълүмат та алабыз», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Проектны ясаучылар ышандыруынча, портал эшли башлагач, республика халкы үз шәҗәрәләре буенча гына мәгълүмат ала алачак. Башкаларның шәхси мәгълүматларын алу мөмкин булмаячак.
Портал ачылганчы кешеләрнең мәгълүматны, базада кирәкле мәгълүматлар булган очракта, аерым сорау буенча алу мөмкинлеге бар. Мәгълүматларны алу өчен ТР Дәүләт архивына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- ТР Дәүләт архивында 1829 елдан алып 1920 елларга кадәр мәчетләр алып барган метрик китаплар саклана, ә аннан соң ревизия әкиятләре бара. 1722 елда беренче халык санын алу турында мәгълүматлар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз