news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елда тарих һәм математика буенча бердәм дәүләт имтиханында биремнәр саны артачак

2027 елда тарих һәм математика буенча бердәм дәүләт имтиханында биремнәр саны үзгәрәчәк. Бу хакта Федераль педагогик үлчәмнәр институты материалларына таянып, РИА Новости хәбәр итә.

Тарих буенча биремнәр өстәлә: 2026 елда тапшыручылар өчен БДИ 21 биремнән торса, ә 2027 елда 22 бирем булачак. Аерым алганда, тарихи чыганак белән эшләү буенча биремнәр саны арта: 2027 елда алар өчкә җитә, узганында ике иде. Шул ук вакытта катлаулылыгы югары булган биремнәр саны үзгәрми.

Моннан тыш, үзгәрешләр профильле математика буенча бердәм дәүләт имтиханына кагыла. 2027 елда профильле математика буенча контроль-үлчәү материаллары 20 биремнән торачак, шул ук вакытта 2026 елда ул 19 биремнән торды. Математика буенча база дәрәҗәсендәге имтиханда үзгәрешләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot