news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елда Россиядән хаҗга 25 мең кеше бара алачак

Киләсе елда хаҗ 10 майдан 20 майга кадәр узачак.

2027 елда Россиядән хаҗга 25 мең кеше бара алачак
Фото: © «Татар-информ»

Согуд Гарәбстаны хакимияте киләсе елда Россия өчен хаҗга 25 мең кешегә квота билгеләде, дип сөйләде РИА Новостига халыкара эшләр һәм хаҗ буенча РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары мөфти Рушан Аббясов.

Согуд Гарәбстанында Мәккәгә хаҗ – Исламның биш баганасының берсе. Аны мөмкинлеге булган һәр мөселман башкарырга тиеш.

«Квотаны ел саен Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә министрлыгы билгели. Россия өчен 2027 елга хаҗга квота 25 мең кешегә беркетелгән – 2026 елдагы кебек үк», – диде мөфти Аббясов.

Ул искә төшергәнчә, 2027 елда хаҗ сезоны 10 майдан 20 майга кадәр узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot