news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елда Россиядә уртача хезмәт хакы 137 мең сумга кадәр күтәрелергә мөмкин

2027 елда Россиядә уртача хезмәт хакы 137 мең сумга кадәр күтәрелергә мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2027 елда Россиядә уртача хезмәт хакы 137 мең сумга кадәр күтәрелергә мөмкин, дип фаразлый Министрлар Кабинеты каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин. Бу хакта «Российская газета» яза.

Чагыштыру өчен: 2025 елда уртача хезмәт хакы 101 784 сум булган – бу үткән ел белән чагыштырганда 14,28 процентка күбрәк. Агымдагы елда Балынин 114-120 мең сум диапазонындагы саннарны көтә (эшләр ничек баруына карап 12-18 процент үсеш). Ә киләсе елда, эксперт бәяләвенчә, хезмәт хакы 126,5 дән 137 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. 2026 елга үсеш-якынча 11-14 процент, дип сөйләде Балынин ТАСС агентлыгына.

Шул ук вакытта әңгәмәдәш ассызыклаганча: барлык компанияләр дә хезмәт хакларын бертигез күтәрә алмый. Һәрберсенең үз мөмкинлекләре, һәм ахыргы сумма бизнесның аларны никадәр нәтиҗәле куллана алуына бәйле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot