news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елда Россиядә иминият пенсияләрен ике тапкыр индексацияләргә планлаштыралар

2027 елда Россиядә иминият пенсияләрен ике тапкыр индексацияләргә планлаштыралар
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россиядә иминият пенсияләре 2027 елда гамәлдәге законнар буенча ике тапкыр – 1 февраль һәм 1 апрельдә индексацияләнергә тиеш. Икенче күтәрелеш күләме Россия Социаль фонды бюджеты мөмкинлекләренә бәйле булачак. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов хәбәр итте.

Ул 1 февральдән иминият пенсияләре факттагы инфляция дәрәҗәсенә артырга тиеш, дип аңлатты. Икенче индексация 1 апрельдән каралган, ә аның күләме социаль фонд бюджеты мөмкинлекләрен исәпкә алып билгеләнәчәк.

Шул ук вакытта Нилов мондый тәртипнең гомуми кагыйдә булуына һәм практикада индексация срокларының үзгәрергә мөмкинлегенә игътибар итте. Әйтик, 2026 елда иминият пенсияләрен ике этапка түгел, ә бер тапкыр – 1 гыйнвардан күтәрергә карар кылдылар, өстәвенә индексация инфляция дәрәҗәсеннән югарырак булып чыкты.

2025 елда иминият пенсияләре шулай ук 1 гыйнвардан индексацияләнде, ә 1 февральдән өстәмә күтәрү үткәрелде.

Депутат, әгәр тиешле карар кабул ителсә, законнар хөкүмәткә пенсияләрне өстәмә индексацияләү мөмкинлеге бирә, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot