news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елда Россия халкын җиде кыска эш атнасы көтә

Киләсе, 2027 елда Россия гражданнарын җиде кыска эш атнасы көтә – ике өч көнлек һәм биш дүрт көнлек. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Беренче өч көнлек эш атнасы 24-26 февральгә, ә икенчесе 1-3 ноябрьгә туры килә.

Дүрт көнлек эш атналары март, май, июнь һәм декабрь айларына туры килә. Шул ук вакытта май аенда шундый ике атна булачак: 4 сеннән 7 майга һәм 11 еннән 14 майга кадәр.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, алдагы Яңа ел бәйрәмнәре унбер көн дәвам итәчәк. Биш көнлек эш атнасы белән эшләүче россиялеләрне 2027 елда барлыгы 247 эш көне көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot