Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2027 елда Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры Биектауда узачак
2027 елның 4-6 февраль көннәрендә Биектауда «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә 64 нче көрәш турниры узачак. Бу хакта Татарстан көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышны югары дәрәҗәдә оештыру мәсьәләләре Татарстан Көрәш федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин, федерациянең башкарма директоры Марсель Таһиров, Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов катнашында узган эшлекле киңәшмәдә каралган.
Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры – Татарстанда уза торган иң дәрәҗәле һәм тарихи милли спорт бәйгеләренең берсе. Аны «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган һәм ул ел саен республиканың иң көчле батырларын бер келәмгә җыя. Ярыш Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең якты истәлеген мәңгеләштерү һәм татар милли көрәшен үстерү максатыннан үткәрелә. Бәйге традицион рәвештә февраль аенда, шагыйрьнең туган көне уңаеннан оештырыла.
63 нче турнир 2026 елның 13–14 февралендә Чаллыда узды. Ярыш Муса Җәлилнең тууына 120 ел, Чаллы шәһәренә 400 ел һәм «КАМАЗ»ның беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышланды, анда 44 командадан 400 дән артык көрәшче катнашты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз