news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елда махсус хәрби операция ветераннары 42 көнгә кадәр шифаханәдә дәвалана ала

Хезмәт министрлыгы махсус операция ветераннарына 42 көн дәвамында Россия Социаль фонды үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узарга мөмкинлек бирергә тәкъдим итте, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

РФ Хөкүмәте карары проекты норматив хокукый актлар сайтында урнаштырылган. Хәзерге вакытта шифаханә-курортта дәвалануның максималь дәвамлылыгы 21 көн тәшкил итә.

«Россия Хезмәт министрлыгы махсус операция ветераннарына 42 көн дәвамында шифаханә-курорт дәвалануы узарга мөмкинлек бирергә тәкъдим итә», - диелә хәбәрдә.

Хәбәрдә аңлатылганча, әлеге үзгәреш беренче группа инвалидлык алган һәм тиешле дәвалау өчен күрсәтмәләре булган ветераннар өчен тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot