Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2027 елда Казан зоопаркына мөгезборын алып кайтырга планлаштыралар
2027 елда Татарстан башкаласы зоопаркына мөгезборын алып кайтырга планлаштыралар. Бу хакта журналистларга Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили хәбәр итте.
«Без сөйләшүләр алып барабыз. Безнең гадәти график буенча, зоопаркта өч айга бер яңа хайваннар барлыкка килә. Ләкин хәзер без бераз сулыш алачакбыз. Мөгезборын 2027 елда булыр дип уйлыйм», - дип белдерде түрә.
Шавлиашвили аны, жирафлар кебек үк, Африкадан алып кайтачакларын әйтте.
Искәртеп үтик, кичә Казанга Намибиядән сигез жираф: өч ата һәм биш ана жираф алып кайттылар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз