news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елда Ислам яшьләре уеннары Казанда узачак

Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр сәясәте һәм спорт департаменты директоры Маига Бубакари Казанда 2027 елда үтәчәк Ислам яшьләр уеннарына әзерлек һәм аларны уздыру буенча юл картасы булдырды.

Әлеге очрашу Россия делегациясенең Җиддә шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды, анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының профильле департаментлары җитәкчеләре белән очрашулар да үткәрелде.

Сөләйманов һәм Бубакари яшьләр алмашу программалары һәм халыкара җәйге балалар лагерьларын уздыру мөмкинлекләре турында да сөйләште. Сөйләшүләрнең төп темасы — яшьләр һәм мәгълүмати өлкәдә хезмәттәшлекне үстерү булды.

Эш сәфәре һәм сөйләшүләр «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тарафыннан 2025 елга каралган чаралар планы кысаларында оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot