news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елда иминият пенсияләре ике этапта артачак

2027 елда иминият пенсияләре ике этапта артачак
Фото: © «Татар-информ»

2027 елда Россиядә иминият пенсияләрен индексацияләү ике этапта планлаштырыла. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россиядә иминият пенсиясен индексацияләүнең планлаштырылган күләме 2027 елның 1 февраленнән – дүрт процент дәрәҗәсендә, ә 1 апрельдән аны 3,4 процентка индексацияләячәк.

Шул ук вакытта 2028 елда алар шулай ук ике этапка арттырылачак: 1 февральдән – дүрт процентка һәм 1 апрельдән – 3,8 процентка.

news_right_1
news_right_2
news_bot