Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2027 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Оренбург өлкәсендәге Татар Каргалы авылында узачак
Бүген Оренбург өлкәсе Хөкүмәтендә 2027 елда узачак Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек буенча утырыш узды. Киңәшмәдә Оренбург өлкәсе губернаторы Евгений Солнцев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта төбәкара координация, оештыру комитетын булдыру һәм ике субъект хөкүмәтләре арасында җаваплылык зоналарын бүлү мәсьәләләре җентекләп тикшерелде.
Булачак бәйрәмнең урыны һәм вакыты билгеләнде. Бөтенроссия авыл Сабан туе 2027 елның 26 июнендә Сакмар районы Татар Каргалы авылында узачак дип планлаштырыла.
Үткәрү урынын сайлау тирән тарихи әһәмияткә ия. Татар Каргалы авылына XVIII гасырда Казан сәүдәгәрләре катнашында нигез салына һәм ул республикадан читтә татар мәдәниятенең иң зур тарихи үзәкләренең берсе булып тора. Сабантуйны нәкъ менә монда уздыру төбәкләрнең өзелмәс элемтәсен һәм традицияләрнең дәвамлылыгын ассызыклый, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз