news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елда 37,5 миллион пенсионерның иминият пенсияләре индексацияләнәчәк

2027 елда 37,5 миллион пенсионерның иминият пенсияләре индексацияләнәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2027 елда иминият пенсияләрен индексацияләү 37,5 миллион россиялегә кагылачак, дип хәбәр итте РИА Новостига РФ Социаль фонды рәисе Сергей Чирков.

Россиядә иминият пенсиясе өч нигездә билгеләнә: картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту.

«Иминият пенсияләре 2027 елда 37,5 миллион кешегә карата арттырылачак», - диде Чирков.

Киләсе елда иминият пенсияләре ике тапкыр индексацияләнәчәк - 1 февральдән 6,8 процентка һәм 1 апрельдән 3,3 процентка.

news_right_1
news_right_2
news_bot