news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 ел ахырына кадәр Россия балалары Абхазиягә туу турында таныклык белән керә алачак

Кириенко: 2027 ел ахырына кадәр балалар Абхазиягә чит ил паспортыннан башка керә алачак

14 яшьтән кечерәк Россия балалары 2027 ел ахырына кадәр Абхазиягә туу турындагы таныклык буенча керә алачак. Бу хакта Абхазия халыкара икътисади форумында РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко сөйләде.

«Кичә Россия Президенты Владимир Владимирович Путин 2026-2027 елга 14 яшькә кадәрге балаларның Абхазиягә туу турындагы таныклык буенча керү мөмкинлеген саклап калу турында махсус карар кабул итте», – дип белдерде Кириенко (РИА Новости буенча цитата).

Кириенко бу чара Кавказ Республикасына туристлар агымы үсешенә җитди йогынты ясаячагына ышаныч белдерде.

Агымдагы елның 20 гыйнварыннан балаларның чик аша чыгу өчен чит ил паспорты булырга тиеш. Әмма элегрәк Россия туриндустрия берлеге РФ Хөкүмәтеннән Абхазиягә керү һәм аннан чыгу тәртибен кире кайтаруны сорады, чөнки туристлар документлар рәсмиләштерергә өлгерми, дип белдерелде.

Бүген Сухумда «Абхазия – киләчәккә инвестицияләр» беренче халыкара икътисади форумы башланды. Анда Россиянең 15 төбәгеннән һәм чит илләрдән вәкилләр катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot