news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елның соңгы эш атнасы өч көн дәвам итәчәк

2026 елның соңгы эш атнасы өч көн дәвам итәчәк
Фото: © «Татар-информ»

2026 елның соңгы эш атнасы биш көнлек графиклы россиялеләр өчен өч көн булачак – 28 дән 30 декабрьгә кадәр. Бу хакта РИА Новостига «Белем» җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры вазифаларын башкаручы Яна Ярхина хәбәр итте.

Кыскартылган атна ял көнен 4 гыйнвардан 31 декабрьгә күчерү белән бәйле. Шул рәвешле, яңа ел каникуллары 11 көн дәвам итәчәк – 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot