Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елның көзге каникулында укучылар 12 көн ял итәчәк
2026/2027 уку елында укучыларның көзге каникулы кышкы каникулга караганда озаграк дәвам итәчәк. Бу Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә җибәргән каникуллар календареннән күренә, дип яза РИА Новости.
Көзге ял 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр планлаштырылган. 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә һәм башка ял көннәрен дә исәпкә алганда, мәктәп укучылары 12 көн ял итәчәк.
Кышкы каникул 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр – 11 көн дәвам итәчәк.
Яңа уку елы 2026 елның 1 сентябрендә башлана һәм 2027 елның 26 маенда тәмамлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз