news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елның иң яхшы тәрбиячесе – Казанның 78нче балалар бакчасы хезмәткәре Елена Бербина

«Республикасының Ел тәрбиячесе – 2026» исеменә Казанның Авиатөзелеш районында урнашан 78нче балалар бакчасы хезмәткәре Елена Бербина лаек булды.

Бүген Казанның «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Ел укытучысы-2026» бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Җиңүгә ирешкән балалар бакчасы тәрбиячеләрен В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова котлады. «Һәр баланың үз потенциалы бар, аны ача белергә кирәк. Тәрбияче – сабый баланың беренче остазы, ул аның киләчәгендә төп рольне уйный», – диде ул.

Икенче урынны Казанның Киров районының 132нче катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе Карина Хаҗиәхмәтова, өченче урынны Минзәлә районының «Зоренька» 5нче гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Закирова яулады.

«Тәрбияче – балачак партнеры» номинациясендә Казанның Вахитов районындагы 14нче рус-татар мәктәбе тәрбиячесе Фәридә Шәрипова җиңде.

Лауреатлар:

Альбина Вәлиева – Яр Чаллының 129нчы «Белоснежка» катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе;

Айсылу Зәйнуллина – Казанның Совет районы 114нче балалар бакчасы тәрбиячесе;

Эльвина Каштановаа – Буа шәһәренең «АБВГДЕ-йка» балалар бакчасы тәрбиячесе;

Надежда Шлюгина – Әгерҗе шәһәренең 9нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot