news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елның апреленнән Россиядә социаль пенсияләр индексацияләнәчәк

2026 елның 1 апреленнән Россиядә социаль пенсияләр индексацияләнәчәк – аларның күләме 6,8 процентка артачак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин сүзләренә сылтама белән РИА Новости яза.

Парламентарий аңлатканча, социаль пенсия алу хокукына балачактан инвалидлар һәм инвалид балалар, блокадачылар һәм радиация аварияләре һәм һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр ия. Әлеге түләү шулай ук рәсми хезмәт стажы булмаган яки иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек стажы булмаган гражданнарга бирелә.

Түләү күләме, аның сәбәбенә карап, үзгәрергә мөмкин. Шуңа да карамастан, социаль пенсия алу өчен төп шарт – башка керем чыганаклары булмау.

news_right_1
news_right_2
news_bot