news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елга төзекләндерү проектлары өчен 140 меңнән артык татарстанлы тавыш биргән

Татарстанда 2026 елга иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү проектлары өчен тавыш бирү дәвам итә. Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, анда республикада яшәүче 140 меңнән артык кеше катнашкан. Бу хакта ТР Төзелеш министрлыгы хәбәр итә.

Тавыш бирү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты нигезендә гамәлгә ашырылучы «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль программасы кысаларында уза. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, өстенлекле территорияләрне сайлау 21 апрельдә башланды.

Киңәшмә ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә республиканың барлык муниципалитетлары катнашында видеоконференция форматында узды.

2018 елдан төзекләндерү объектларын сайлаганда гражданнар тавыш бирүдә катнашу мәҗбүри шарт булып тора. Быел исемлектә – Татарстанның 45 муниципалитетындагы 283 иҗтимагый киңлек һәм 812 ишегалды территориясе.

Тавыш бирү ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Халыктан сораштырулар» сервисы аша, шулай ук «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында уздырыла.

Тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итә. Аның нәтиҗәләре нигезендә 2026 елга төзекләндерү программасына кертеләчәк территорияләр билгеле була.

Исегезгә төшерик, РФ Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы комиссиясен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot