news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РБК: 2026 елга Россиядә пенсия уртача хезмәт хакының 30 процентыннан кимрәк була

Алдагы елларда Россиядә пенсия инфляциядән алда артып барачак, әмма хезмәт хаклары тизрәк күтәреләчәк. Шул сәбәпле, 2026 елга уртача пенсиянең күләме 2026 елга уртача хезмәт хакының 30 процентыннан түбәнрәк төшәчәк, дип яза РБК. Бу турыда басма Хисап палатасы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Уртача пенсия һәм хезмәт хакы бәйленеше коэффициенты берничә ел дәвамында кими бара. Әйтик, 2017 елда ул 35 процентны тәшкил иткән, ә 2022 ел нәтиҗәләре буенча 31,4 процент булачак, дип күрсәтелә материалда. 

Шул ук вакытта, киләсе ике елда эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләүнең Россиядә уртача еллык инфляция дәрәҗәсеннән калышу ихтималы зур. Шуңа да карамастан, 2023-2024 еллар нәтиҗәләре буенча индексацияләрнең гомуми күләме суммар инфляциядән 2 процентка артыграк булырга тиеш, дип хәбәр ителә Хисап палатасы документында.

«Икътисадтагы уртача хезмәт хакына килгәндә, Икътисади үсеш министрлыгы 2025 елга бу күрсәткечнең, 2022 елга булган сумма белән чагыштырганда, 25 процентка (80 мең сумга кадәр) артуын фаразлый», – дип яза басма.

Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» ел башында Россиядә эшләмәүче пенсионерлар өчен иминият пенсиясе уртача 19 017 сумга җитүен, ә 2023 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларга иминият түләүләре 4,8 процентка артачагын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot