Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елга Казан бюджеты керемнәре 599 млн сумга артачак
Татарстан бюджетыннан Казан бюджетына кире кайтарылмый торган керемнәр күләме 599 млн сумга артачак. Тиешле карарны Казан шәһәре Думасының IX сессиясендә кабул иттеләр. Проектны Казан Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин тәкъдим итте.
Акчаларның төп өлеше – 548 млн сум – җир кишәрлекләрен тартып алуга юнәлдерелгән. Тагын 28,6 млн сум муниципаль учреждениеләрне тотуга, 22 млн сум хезмәткәрләргә түләүләргә һәм грантларга тотылачак. Моннан тыш, бюджет калдыклары хисабына Галактионов урамындагы яңгыр канализациясе коллекторын ремонтлауга чыгымнарны 8,3 млн сумга арттырырга тәкъдим ителә.
Шәһәрнең керемнәре һәм чыгымнары шулай ук автономияле һәм бюджет учреждениеләренең файдаланылмаган акчаны кире кайтару хисабына 77 млн сумга артачак. Бу акча матди-техник базаны ныгытуга юнәлдереләчәк. Тагын 89 млн сум узган елгы субсидиянең калган өлешен күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауга кайтарудан керәчәк.
Үзгәрешләр нәтиҗәсендә Казан бюджеты керемнәре 2026 елга 64,8 миллиард сум тәшкил итәчәк, чыгымнар – 69,2 миллиард, дефицит – 4,4 миллиард сум.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз