Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елга бердәм дәүләт имтиханнарының минималь баллары расланды
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 2026 елда гамәлдә булачак предметлар исемлеген һәм бердәм дәүләт имтиханнарының минималь балларын бастырып чыгарды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, мәктәп аттестатын алу өчен рус теленнән кимендә 24 балл җыярга, шулай ук база дәрәҗәсендәге математиканы тапшырырга кирәк. Югары уку йортларына керү өчен рус теленнән минималь бусага югарырак һәм 36 балл тәшкил итә.
Сайлап алына торган предметлар арасында иң югары минималь балл җәмгыять белеме буенча билгеләнгән – 42. Информатика өчен ул 40 балл тәшкил итә, география өчен – 37. Биология, физика һәм химиядән кимендә 36 балл җыярга кирәк, тарих һәм әдәбияттан – 32 балл. Профильле математика буенча минималь бусага – 27 балл, Чит телләрдән – 22 балл.
Абитуриентлар өчен минималь баллар Россия Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан ведомство буйсынуындагы югары уку йортлары өчен раслана. Шул ук вакытта кайбер университетлар һәм институтлар бу системага керми.
Аерым федераль ведомстволар тармак вузлары өчен, транспорт, авыл хуҗалыгы һәм башка уку йортларын да кертеп, үзләренең минималь бусагаларын билгеләргә хокуклы.
Аттестат алу өчен кирәкле минималь нәтиҗәләр Рособрнадзор тарафыннан раслана. Бу таләпләр Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы югары уку йортларына керү өчен билгеләнгән бусагалардан түбәнрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз