Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елдан Татарстанда укытучылар өчен ике яңа ярдәм чарасы гамәлгә керәчәк
2026 елның гыйнварыннан Татарстанда укытучылар өчен ике яңа ярдәм чарасы эшли башлый. Бу хакта туры эфир вакытында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.
«Бу – торак арендасы өчен компенсация. Барлык дәрәҗәдәге 350 укытучыга ай саен 20 мең сум түләнәчәк. Балалар бакчасы укытучылары, мәктәп укытучылары, урта һөнәри белем һәм өстәмә белем бирү укытучылары арасында билгеле квота каралган», – диде ул.
Моннан тыш, 300 яшь укытучы 1 миллион сумлык торак сертификаты ала алачак. Мөҗипов сүзләренә караганда, сертификат торакның беренчел взносы өчен яки ипотека түләүләрен каплау өчен бирелә.
«Сайлап алынган 300 укытучы бу сертификатны ярдәм чарасы рәвешендә алачак», – дип өстәде беренче урынбасар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз